Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проекты кысаларында чираттагы очрашу булып узды

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

 Агымдагы елның 26 нчы гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Гаилә  тәрбиясе әлифбасы» масштаблы муниципаль проекты кысаларында чираттагы очрашу булып узды. Әлеге практик дәрескә шәһәребезнең беренче һәм икенче номерлы гимназияләреннән 6 нчы сыйныф  укучылары чакырулы иде.  Очрашуның башыннан ук балалар идеаль гаилә моделен булдырып, аның турында фикер алыштылар. Аннары ГХАТ идарәсе белгечләре ярдәме белән, 2015 нче елның Рәсәй Федерациясендә әдәбият елы  буларак игълан ителүен истә тотып, татар һәм рус әдәби әсәрләрендә гаилә, ата-ана, балалар, әби-бабайлар мөнәсәбәтләре чагылыш тапкан повесть һәм романнарны  барладылар. Балаларны иң шаккаттырганы  - һәрбер әдәби әсәрнең үзәгендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрнең чагылуы иде. Малайлар һәм кызлар халык авыз иҗатының гаиләгә багышланган мәкаль һәм әйтемнәрен белүен дә күрсәттеләр. Балаларны аеруча кызыксындырганы – йөзеллык тарихлары булган, иске гарәп язуы белән тутырылган архив китаплары булды.   ГХАТ идарәсе белгечләре белән саубуллашканда, укучылар, бирегә тагын килергә теләк белдереп, алган белемнәре, тәэсирләре белән бүлешергә дип, өйләренә кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International