Республика күләмендә уза торган “Игелекле эшләргә яратучы йөрәкләрдән” дигән хәрия акциясенә Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлеге дә кушылды. Балалар хопсисы пациентларына матди ярдәм җыяр өчен бинаның фойесында Анжела Вавилова исемендәге игелек фонды хәйрия кубы куелды. Ярдәм көткән бер авыруга булса да ярдәм күрсәтү безнең хәлдән килә торган гамәл. Чит кайгыларга ваемсыз булмыйк! Без бергә көчлерәк!
Бәхетле яшь аналарны Гусманова Лилия Саим кызы чын куңеленнән тәбрикләде һәм аларга истәлекле буләкләр тапшырды.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Болъшакова 9 әнигә сертификатлар тапшырды һәм дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм аларга туу турында таныклыклар тапшырды.
Марсель белән Олеся Савельевлар гаиләсендә 21 нче сентябрь көнне өч игезәк малай дөньяга беренче авазларын салды. Бәхетле ата-ана сабыйларына нинди исемнәр кушачакларын әлегә төгәл әйтә алмый. Бүгенге көндә яшь әни һәм сабыйлар үзләрен бик яхшы хис итә.
25 сентябрьдә Алабуга муниципаль район башкарма комитетында чираттагы үлем-китемне киметү мәсьәләләренә багышланган комиссия утырышы булды. Комиссия составында медицина, МВД, социаль яклау хезмәткәрләре, статистика, ЗАГС, яшьләр белән эшләүчеләр керә. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева үлемне закон билгеләгән срокларда теркәү мәсьәләләрен күтәрде.
Тәтеш муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2015 ел башыннан бирле 100 нче пар үзләренең никахларын теркәделәр, болар Евгений һәм Альбина Мамшовлар. Аларның никахларын теркәү танатаналы үтмәсә дә, ЗАГС бүлеге белгечләре әйтүенчә, яшьләр һәрвакытта да купшы туйлар үткәрергә теләмиләр, яки андый мөмкинлекләре юк, ләкин алар өчен иң мөһиме бергә булып, үзләренең бербөтен икәнлекләрен тоеп яшәү. Яшьләрнең никахларын дәүләт теркәве аша үткәрү аларны берләштершә, иртәгесе көн өчен ышаныч өсти. Без дә аларга шуны телик!
25 сентябрь көнне гаилә хәле актларын теркәү бүлегендә Владислав белән Елизавета никахларын рәсмиләштерде. Кәләш, булачак ире һәм тантанага килгән кунакларга көтелмәгән сюрприз ясап, үзенең “Әйе” сүзен шигъри формада җиткерде.
Яшьләргә без бәхет һәм озын гомерле гаилә тормышы телибез!
25 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәрендә Төньяк Кавказда һәлак булган Бөгелмә солдатлары истәлегенә багышланган тантаналы митинг булып узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Боевое братство” мемориалына чәчәкләр салуда катнашты. Гомерләрен Ватан өчен фида кылганнарның истәлеге алдында баш иябез. Без аларны онытмыйбыз һәм алар белән горурланабыз!
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге фойесенда “Яраткан йөрәкләрдән изге эшләр өчен” дигән хәйрия акциясе логотибы төшерелгән куб урнаштырылган. Әлеге акциянең максаты – Татарстан Республикасы балалар хосписында дәваланучы балаларга ярдәм итү. Беренче катнашучылар ЗАГС бүлеге эшчеләре һәм 2015 елның 18 августында үзләренең никахларын теркәүче Ирек һәм Ләйсән Кәримовлар булдылар.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Балык бистәсе районының күренекле әһеле Мөхәмәт Зыятдин улы Гайнетдинов бүген үзенең 91нче көзен каршы ала!