Марсель белән Олеся Савельевлар гаиләсендә 21 нче сентябрь көнне өч игезәк малай дөньяга беренче авазларын салды. Бәхетле ата-ана сабыйларына нинди исемнәр кушачакларын әлегә төгәл әйтә алмый. Бүгенге көндә яшь әни һәм сабыйлар үзләрен бик яхшы хис итә.
Соңгы тапкыр Түбән Кама районында өч игезәк сабыйның тууы 2006 нчы елда теркәлгән иде. Ул вакытта Красновлар гаиләсендә ике малай һәм бер кыз туган иде.