Көз – туйлар вакыты

2015 елның 25 сентябре, җомга

Тәтеш муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2015 ел башыннан бирле 100 нче пар үзләренең никахларын теркәделәр, болар Евгений һәм Альбина Мамшовлар. Аларның никахларын теркәү танатаналы үтмәсә дә, ЗАГС бүлеге белгечләре әйтүенчә, яшьләр һәрвакытта да купшы туйлар үткәрергә теләмиләр, яки андый  мөмкинлекләре юк, ләкин алар өчен иң мөһиме бергә булып, үзләренең бербөтен икәнлекләрен тоеп яшәү. Яшьләрнең никахларын дәүләт теркәве аша үткәрү аларны берләштершә, иртәгесе көн өчен ышаныч өсти. Без дә аларга шуны телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International