Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Болъшакова 9 әнигә сертификатлар тапшырды һәм дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм аларга туу турында таныклыклар тапшырды.
“Автоградбанк” өстәмә банкы вәкиле И.В.Гавчева әти-әниләрне ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары турында тулы информация бирде һәм сувенирлар тапшырды.