ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

23 сентябрь көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның  21 мәктәп укучысына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

Баулы шәһәре  башкарма комитеты җитәкчесе  Равил Шарипов яшьүсмерләрне җылы котлады һәм паспортлар тапшырды.

Тантанага 50 ел бергә яшәгән парлар һәм яшь гаиләләр яңа туган балалары , дәү әниләре, дәү әтиләре белән килделәр.

Ел саен алтын көзне ЗАГС бүлекләре  гомерләрен халкына, сәламәтлеген яшьләргә биргән өлкән яшьтәге парларны котлыйлар.

Ирле-хатынлы Бурдиннар Федор улы Михаил һəм  Иван кызы Любовь менə инде 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлыйлар.Бер- берсен  хөрмəт иткəн, яраткан гаилəлəр генə гомер юлларын тигез һəм матур үтə алалар.1960 елның 21 сентябрендə бу парлар өйлəнешкəннəр.

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге фойесендə йөрəк формасында  «Яраткан йөрəклəрдəн игелекле эшлəргə» хəйрия акциясе логотибы  белəн куб-накопитель  урнаштырдылар.

Акциянең бурычы- иганә җыю, дəвалап булмый торган Татарстан Республикасы авыру балаларына булышу. Югары Ослан халкын,кунакларларын  бу хəйрия акциясендə катнашырга  чакырабыз.

    Яр Чаллы шәһәрендә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең XXVII конференциясе узды. Анда 525 делегат катнашты.Төп сорау булып шәһәр башлыгы кандидатурасын сайлау торды.

22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Яшь парлар теләгән көнен һәм вакытын сайлап, Казан шәһәренең Киров, Идел буе районы ГХАТ бүлекләренә һәм “Казан” гаилә үзәгенә языла алалар.

Яшь парларга никах вакытын билгеләү өчен ярдәм күрсәтү порталында “Услуги ЗАГС” бүлегендә онлайн-гариза биреп, теләгән урынын һәм вакытын сайлап, дәүләт салымын түләп, гариза бирү өчен язылырга була.

ГХАТ бүлекләренә яшьләр гаризаны 32-33 көн алдан үзләре барып язырга тиеш, дип хәбәр итә ГХАТ Идәрәсе.

Шуны билгеләп китәсе килә, 2016 елда гариза бирүчеләр өчен 16.06.2016 һәм 20.06.2016 көннәре “бәхетле көннәр” дип санала.

Акциянең максаты - Татарстан Республикасының балалар хосписында ятучы авыр хәлдәге пациентларга ярдәм күрсәтү өчен иганә җыю. Язылышучы парлар һәм килгән кунаклар ихластан хәйрия акциясендә катнашалар. Гилмутдиновлар һәм Николаевларның яшь гаиләсе чит кешеләрнең кайгысына битараф калмадылар һәм Анжела Вавилова исемендәге фондка үз өлешләрен керттеләр.

    Ютазы районы Бәйрәкәтамак авыл җирлеге хезмәткәрләре шул авылда яшәүче Гамиля апа Гарипованы  90-еллык гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр. Нурлы йөзле бу матур апага олы сәламәтлек теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International