9 октябрь көнне район мәдәният йортында “Өченче буын Университеты” программасы нигезендә укуларның ачылу тантанасы булды.
10 октябрьдан башлап эшләү тәртибе:
Баланың тууын теркәү, баланың әтисен билгеләү, аерышу турында гариза алу (гаиләдә балигъ булмаган балалар булмаган очракта) дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең күп функцияле центрында: Гагарин урамы, 103 йорт, тел. 5605171.2015 елның 10 октябрь аенда Красный Бор авыл җирлеге башлыгы Лазарев А.Н. авылның иң өлкән, акыл ияләре һәм зур хөрмәткә лаек булган өлкәннәрне чакырып, чәй табыны оштырды. Өстәл арты-чәй табыны артында өлкәннәргә багышлап котлаулар, матур җырлар яңгырады. Кунаклар бер-берсе белән матур әңгәмәләр корыдылар,сөйләшеп утырдылар.
Мәктәпләр һәм балалар бакчасында “Әтиләр клубы” оештыру планлаштырыла. Кичә 2№ шәһәр лицеенда шуның буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина чыгыш ясадылар.
Чираттагы гаилә тәрбиясе Әлифбасы дәресе Елантау авылының Мәдәният йортында 6 нчы октябрь көнне үтте. Бу юлы Түбән Кама ГХАТ идарәсе начальнигы Бэлла Махотина белән Кармалы һәм Елантау авылларында белем алучылар очрашты.
2015 елның 9 октябрьдә Яшел Үзән муниципаль районы Татарстан Республикасы ГХАТ булегенен яшь хезмәткәре Гыйсмәтова Айгөл Рөстәм кызының хезмәт эшчәнлегендә беренче тантаналы язылышу булып узды. Аның эшчәнлегендә беренче пар булып Морякин Дмитрий Виктор улы һәм Ильмера Рәис кызы пары булды.