ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2015 ел
җомга
2015 елның 1 октябреннән, Өлкәннәр көненен бәйрәм итү кысаларында, Яшел узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә "алтын" юбилярларны хөрмәтләү булып узды.  

       Ирле – хатынлы Лебедев Алексей Михаил улы һәм Нина Иван кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1965 елның 8 октябрь көне корып җибәргәннәр. Лебедевларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган  борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча,  үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.

        Яр Чаллы шәһәренең Орган залында дәүләт һәм муниципаль өлкәсендә эшләгән ветераннар өчен өлкәннәр көненә багышланган  бәйрәм чарасы үтте. Анда 75 еллык юбилей  белән Файзуллина София Исак кызын котладылар!

8 октябрь көнне Балык бистәсе мәдәният йортында алтын юбилярларны тәбрикләү тантанасы булып узды. Бу бәйрәмнең төп кунаклары – еллар аша сынауларны кичеп, бер-берсенә тугъры мәхәббәтләрен саклап, 50 ел бергә гомер кичкән парлар.


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 нче елның 8 октябрь көнне 21 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч А.Ф. Ульданова, паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина,  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-эксперт Р.П. Кузьмина    катнаштылар.

“Өлкәннәр көне” декадасы уңаеннан Сарман районында бриллиант һәм алтын туйларын билгеләп үтүче Раян һәм Мөзәянә Илһаметдиновлар, Вәсим һәм Зилә Рәхимовлар, Мөнир һәм Маһинур Ризатдиновлар гаиләләрен район һәм авыл җитәкчелеге котлап узды. Район үсеше өчен куйган фидакарь хезмәтләре, бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашулары өчен аларга район хакимияте башлыгының  рәхмәт хаты тапшырылды.

Бу елның 8 октябрендә ЗАГС бүлегендә хәзер эшләүче секретарьлар белән берлектә пенсиягә китүче өлкәннәр белән очрашу үткәрелде. Җылы эчтәлекле очрашу барышында өлкән апалар үзләренең кызыклы вакыйгаларын сөйләделәр, эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Соңыннан концерт номерларын карап, чәйләр эчтеләр. Истәлеккә диеп фотога төштеләр. Тагын шулай очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калып, өйләренә таралыштылар.

      2015 елның 08 нчы октябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 45 ел бергә гомер иткән Әхмәтҗановлар Наил Шаех улы белән Фәния Азат кызын  һәм Усмановлар Әлфәт Назмий улы белән  Нурания Камал кызын тантанлы рәвештә хөрмәтләү тантанасы үтте.  

Халыкара өлкәннәр көнендә Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы башлыклары һәм сәркатипләре олы яшьтәгеләрне бәйрәм белән тәбрикләделәр.


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

7 октябрьдә Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге яңартылган бинасында авыл ќирлекләре башкарма комитетлары секретарьләрен чәй табыны артына ќыйды. Чарага озак еллар буена бүлек начальнигы булып эшләгән Г.А.Заһретдинова чакырылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева эшләүче пенсионерлар һәм Г.А.Заһретдинова адресына котлау сүзләре юллады һәм бүләкләр тапшырды. Шул ук көнне сентябрь айларында туганнар да тәбрикләү алдылар. Чара бәйрәм табыны артында күңелле аралашу мизгелләре белән дәвам итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International