20 ноябрь көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 16 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Бүген 20 ноябрьдә Бөтенрәсәй балаларына хокук ярдәм итү көненә багышлап Мамадыш районында “Өмет” приютында һәм шәһәрнең бөтен мәктәпләрендә ятим калган балаларга, инвалид балаларга, опекуннарына һәм тәрбияләүчеләренә хокук яктан сораулар буенча кабул итү көне иде.
Утырышта опека һәм попечительлек секторы мөдире Марина Маркелова, ГХАТ бүлеге мөдире Елена Миннигалямова, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Лениногорск районында Людмила Наумова, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Нина Васильева, прокуратура вәкилләре, полиция, суд приставлары хезмәте, социаль яклау, пенсия фонды, нотариус һәм адвокатлар.
2015 елның 20 ноябрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә балаларга хокук нормалары буенча ярдəм итү көне билгеләп үтелде. Балаларга, аларның әти-әниләренә,опекуннарына гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтелде.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 505 сабый теркәлде: 267 малай һәм 238 кыз. Иң кечкенә бала 1150, ә иң зуры – 5000 грамм.
Бөтендөнья балалар көне кысаларында, Балык Бистәсе районының Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә, “Балаларга хокукый ярдәм итү” көне уздырлылар.
Бөтенрәсәй балаларга хокук ярдәм итү көнендә 2015 елның 20 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан гражданнарны гаилә кодексы һәм балаларның хокуклары турында сораулары буенча кабул итү көне үткәрелде.
Бу көнне күбрәк Ата-аналар һәм асрамага алынган балалар килде. Алар узләренең борчыган сорауларын бирделәр.
Һәм дә ГХАТ бүлегендә кайнар телефон линияседэ эшләде.
20 ноябрьдә, Бөтендөнья бала көнендә һәм балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8–10 сыйныф укучылары өчен шәһәр һәм район эчке эшләр бүлеге белгечләре, юрист, адвокат, шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу узды. Барлык белгечләр дә үзләренең һөнәри хезмәте, бала хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде һәм мәктәп укучыларын бәйрәм белән котлады.
2015 елның 20 ноябрь көнне Чүпрәле районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә районыбызның яш гражданнарына шәхесне билгеләүче олы документ – паспорт бирү тантанасы узды. Тантанада яшьләрнең әти-әниләре һәм сыйныфташлары катнашты. Шушы олы документны кулларына алгач яшь гражданнар җыелган кунаклар алдында илебезнең ынынычлы гражданнары булырга дип ант иттеләр.