Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә хокук ярдәм итү көне

2015 елның 21 ноябре, шимбә

Бөтенрәсәй балаларга хокук ярдәм итү көнендә 2015 елның 20 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан гражданнарны гаилә кодексы һәм балаларның хокуклары турында сораулары буенча кабул итү көне үткәрелде.

ГХАТ идарәсенә 15 кеше шалтыратып кызыксындырган сорауларына телефон аша җавап алды, ә 8 кеше гаилә кодексы буенча аңлатмалар бирүне сорап үзләре идарәгә килде.

Гражданнарның иң актуаль сорауларыннан түбәндәгеләрне атап үтәргә мөмкин:

  • балигъ булмаган баланың исемен алыштыру;
  • балигъ булмаган кызга өйләнү;
  • туу турында таныклыкта баланың исеме, фамилиясе, атасының исеме язылу тәртибе;
  • уллыкка( кызлыкка) алу һәм баланың атасы билгеләү таныклыкларын алу тәртибе.
  • кабат таныклыкны балигъ булмаган бала өчен һәм инде балигъ булган бала өчен кемнең алырга хакы барын;

 

Килгән һәм шалтыраткан гражданнар барлык сорауларына да төгәл җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International