Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 505 сабый теркәлде: 267 малай һәм 238 кыз. Иң кечкенә бала 1150, ә иң зуры – 5000 грамм. Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 42 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр: Виктория, Аскар, Тимур, Амир, Карим, Амина, Софья, Анастасия. Сирәк очрый торган исемнәр: Самийя, Зилия, Бажена, Яролика, Виолетта, Майя, Дамиль, Ринас, Светозар, Эмин, Сайдаш, Данир.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 145 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 19 һәм 18 ел, иң олы кияүгә – 59, каләшкә – 51 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.