20 ноябрьдә Алабуга муниципаль районы ГХАТ бүлеге специалистлары халыкара балалар көнендә, балаларга хокук ярдәме күрсәтү көнендә катнаштылар. Бу көнне ятим, авыр тормышта үсә торган балаларга, шулай ук уллыкка-кызлыкка алган ата-аналарга ярдәм күрсәтелде.
Мәктәп укучылары бик күп сораулар бирделәр, уктычу белән укучы арасындагы мәнэсәбәтләре мәсәлә буенча. Очрашуда ятим-балаларнын закон вәкилләре, опекуннар булды. Очрашу ахырында, ГХАТ житәкчесе опекун хатынга үлү таныклыгы алыр эчен Башкирия ГХАТ булеге буенча консультация бирде.
20 ноябрь көнне “Болгар 1-нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә” балаларга хокукый ярдәм иту көненә багышланган чара үткәрелде. әлеге чарада , район прокуратурасы вәкиллзре, районның балигъ булмаганнар белән эшлү һәм аларны яклау комиссиясе, ГХАТ бүлеге житэкчесе, Башкарма комитетның мәгариф бүлеге психолог катнашты.
2015 елның 20 ноябрендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында, ЯҮМР ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бала хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте, әлеге чара яшел үзәннең шәһәр прокуратурасы базасында узды.
2015 нче елның 20 нояберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 7 мәктәбе 6 сыйныф укучылары кунакта булдылар.
2015 елның 17 нче ноябрендә Түбән Кама Химия-Технология институтында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар» көне узды.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь парларның ярәшү көне булып үтте. Яшьләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева котлады һәм истәлекле бүләк һәм туйга чакыру тапшырды.
Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә әти-әниләр һәм балалар өчен мәгълүмати плакатлар урнаштырылды.
19 ноябрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Вахит авыл җирлегендә Сафиуллинлар галиәсе Хəлил улы Равиль һәм Әсрар кызы Әнисəнең 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.
2015 елның 10-19 ноябрендә Казан (Идел буе) федераль университеты базасында ГХАТ органнары хезмәткәрләренең, авыл һәм шәһәр җирлекләрендә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең “Гражданлык хәле актларын теркәү: закон нигезләре, хәзерге тенденцияләр һәм көнүзәк проблемалар” програмасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.