19 ноябрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Вахит авыл җирлегендә Сафиуллинлар галиәсе Хəлил улы Равиль һәм Әсрар кызы Әнисəнең 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.
50 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге белгече Татьяна Киселева юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилялар исеменә Вахит авыл җирлеге башлыгы Альберт Җəлəлетдинов җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.