2015 елның 20 ноябрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә балаларга хокук нормалары буенча ярдəм итү көне билгеләп үтелде. Балаларга, аларның әти-әниләренә,опекуннарына гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтелде.
Бу көнне ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актын теркәү бүлегенә районның 3 гражданы киңәш һәм аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Түбәндәге сораулар буенча:
-ундүрт яше тулмаган баланың фамилиясен алыштыру;
-баланың акт язмасына төзәтмә кертү;
- таныклык бланкасы ламинировать ителгəнлектəн,балага кабаттан туу турында таныклык алу .
Районның мөрәҗәгать иткән барлык гражданнары да бу көнне тулы күләмдә мәгълүмәт алдылар.
Шулай ук бу көнне сəгать 13.30 - 15.00 сəгатькə кадəр ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова,республика һəм район вəкиллəре белəн “Югары Ослан урта белем бирү мәктәбе”муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясендə Бөтенроссия балаларга хокук нормалары буенча ярдəм итү көне чарасында катнашты.