20 ноябрьдә, Бөтендөнья бала көнендә һәм балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8–10 сыйныф укучылары өчен шәһәр һәм район эчке эшләр бүлеге белгечләре, юрист, адвокат, шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу узды. Барлык белгечләр дә үзләренең һөнәри хезмәте, бала хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде һәм мәктәп укучыларын бәйрәм белән котлады.