Балык Бистәсе районында “Балаларга хокукый ярдәм итү” көне

2015 елның 21 ноябре, шимбә

Бөтендөнья балалар көне кысаларында, Балык Бистәсе районының Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә, “Балаларга хокукый ярдәм итү” көне уздырлылар.

Кызыксындырган сорауларга Балык Бистәсе муниципаль районының юхиди бүлеге, Пенсия фонды бүлеге, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, сәләмәтлек саклау бүлеге, нотариаль контора, адвокатлар коллегиясе, мәгариф бүлеге, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җавап бирде.

Бу көнне яшьүсмерләр һәм аларның законлы тәрбиячеләре чакырылды. Җыелыш барышынды бик күп төрле сораулар каралды һәм шуларның берсе – иртә өйләнешү. ГХАТ бүлеге хезмәткәре иртә гаилә коруның төрле яклары турында сөйләп, уңай һәм тискәре якларын ассызыклап үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International