ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Минзәлә районы Тау Асты Байлар авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышланган зур кичә үткәрелде. Кичәнең исеме дә үзенчәлекле, «Чәк-чәкләрдә әнием җылысы» дип атала иде. Сәхнә түрендәге кунаклар билгеле инде чәк-чәк пешерүче әниләр үзләре җырлады, шигырь сөйләде. Тулыбай авылында яшәүче Нәкыя апа һәр чәкчәкнең исеме дә бар иде, «Буыннар бәйләнеше», «Туй чәк-чәге», «Ике аккош», «Җәйләү чәк-чәге» .

Әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары кысасында Тукай районы Биклән авыл җирлегендә күп балалы әниләр, әбиләр һәм булачак әниләр катнашында “Әниемнең кочагы” дип аталган бәйрәм кичәсе уздырылды. 


29
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе

 Шимбә, 28 нче ноябрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Яшь гаилә мәктәбе” программасы буенча чираттагы очрашу үтте.

Әниләр көне алдыннан  Биекту районының Шәпше авыл җирлегендә  Сафина Сания Хәсән кызың  85 яшьлек юбилее белән котладылар.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “Халыкара әниләр көне” кысаларында ГХАТ идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Артемьева О.В., Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Якупова Ф.А., “Автоградбанк” банкының Әлмәт филиалы җитәкчесе Сиярбаева Л.С. катнашында туу турында таныклыклар һәм ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы булып узды.

Шәһәр Мәдәният сараенда оештырылган Әниләр бәйрәме хатын-кызга мәдхия төсмерендә узды. Бәйрәмдә районыбызның төрле тармакларында хезмәт куйган хатын-кызлар да, авыр сугыш елларында тылда хезмәт иткән ак әбиләр дә хөрмәтләнде.

Никахлашу Идарәсенең зур залында, “Веста” үзәгендә тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикле булган балаларның әниләре өчен,  “Әни – һәрберебезнең язмышында зур сүз” дип аталган бәйрәм тантанасы узды.

28 ноябрь көнне, “Ана көне” бәйрәме алдыннан, Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яңа өйләнешүче яшьләрнең әти-әниләренә “Дөньядагы иң яхшы әни” дип аталган истәлекле дипломнар тапшырдылар.


28
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Бик тыгыз эш графигы булуына карамастан, без һәрчак балаларыбыз, аларны тәрбияләү, спорт белән шогыльләндерү, ял иттерү турында сөйләшеп алырга берничә минут булса да вакыт табабыз,


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International