Казан ГХАТ Идәрәсе аларны чын күңелдән бүгенге бәйрәмнәре белән котлый һәм бәхет тели
Ә без тагын бер мәртәбә әйтеп үтәбез, бала никахны теркәгәнче туа икән, бер көнне никахын да, бала тууын да, баланың әтисен билгеләү актларын да теркәргә була. Бу очракта баланың тууы таныклыкларында әти, әни, бала бер фамилиядә була. ГХАТка килгәндә, паспортлар, тууы турында медиөина таныклыгы, әгәр элек никахта булган очракта, аерылышу турында таныклыкны алырга кирәк. Никахны теркәү өчен дәүләт пошлинасы 350 сум, баланың атасын билгеләү өчен 350 сум.
Әниләр көне белән!