ТҮБӘН КАМА ГХАТ ИДАРӘСЕНДӘ “ЯШЬ ГАИЛӘ МӘКТӘБЕ” ПРОГРАММАСЫ БУЕНЧА ЧИРАТТАГЫ ОЧРАШУ УЗДЫ

2015 елның 29 ноябре, якшәмбе

   Шимбә, 28 нче ноябрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Яшь гаилә мәктәбе” программасы буенча чираттагы очрашу үтте. Бу юлы йола тантаналары йортына 10 пар килгән иде. Булачак ир белән хатынга гаилә серләрен гадәттәгечә психолог Елена Лагинская ирештерде.

          Әлеге  чара Әниләр көне алдыннан үтү сәбәпле, очрашу “Безгә гомер һәм җылылык бүләк итүче турында...” шигаре астында үтте. Шуңа күрә төп игътибар ана статусына һәм гаиләдә бала белән үзара бәйләнеш мәсьәләләре буенча ата-ананың  хокукый компетентлыгын үстерүгә юнәлтелгән иде.

         Исегезгә төшерәбез, ГХАТ идарәсендә ”Яшь гаилә мәктәбе” программасы “Түбән Кама хатын-кызлары” җирле оешмасының киңәйтелгән утырышында кабул ителгән резолюция нигезендә барлыкка килде. Ул социаль ярдәм күрсәтүне, гаилә институтларын, ата-аналарны, балаларны һәм гаилә кыйммәтләрен яклауны төп максат итеп куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International