Шәһәр Мәдәният сараенда оештырылган Әниләр бәйрәме хатын-кызга мәдхия төсмерендә узды. Бәйрәмдә районыбызның төрле тармакларында хезмәт куйган хатын-кызлар да, авыр сугыш елларында тылда хезмәт иткән ак әбиләр дә хөрмәтләнде.
Чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр һәм районыбызының үзешчән артистлары әзерләгән бәйрәм концерты белән үрелеп барган чара игътибар һәм хөрмәткә корылган иде. Һәр хатын-кызның иңнәренә ак яулыклар ябылды, кунакларны татар, рус, һәм чуваш милләтенең иҗат коллективлары сәламләде. Шунда ук кул эшләреннән күргәзмәләр, чәй табыны оештырылган иде.