Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә туу турында таныклыклар һәм ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы

2015 елның 29 ноябре, якшәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “Халыкара әниләр көне” кысаларында ГХАТ идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Артемьева О.В., Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Якупова Ф.А., “Автоградбанк” банкының Әлмәт филиалы җитәкчесе Сиярбаева Л.С. катнашында туу турында таныклыклар һәм ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы булып узды. Дәүләт тарафыннан ярдәм итү нияте белән бирелгән ана капиталы сертификатына 11 бәхетле гаилә ия булды. Шулай ук бәйрәмгә күптән түгел генә балалары туган 6 гаилә чакырылды.Ана капиталы сертификаты яшь гаиләләргә менә дигән Яңа ел бүләге булды. Яшь әти-әниләргә баланың беренче документы – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International