Әниләр көне алдыннан Биекту районының Шәпше авыл җирлегендә Сафина Сания Хәсән кызың 85 яшьлек юбилее белән котладылар. Сания Хәсән кызы гомер буе «Серп и молот» колхозында эшләгән, тыл хезмәткәре, күп санлы бүләкләргә ия. Ире белән бергә өч бала тәрбияләп устергәннәр, 6 оныкчылары бар. Үзе Сания апа тумышы белән күрше Ямаширмә авылынан, күп балалы гаиләдә ускән.