Никахлашу Идарәсенең зур залында, “Веста” үзәгендә тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикле булган балаларның әниләре өчен, “Әни – һәрберебезнең язмышында зур сүз” дип аталган бәйрәм тантанасы узды.
Әниләрне Балалар Сәнгать Мәктәбе һәм “Хыял” Балалар Җыр мәктәбе укучылары котлады. Хәтта 1 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре бәйрәм уңаеннан кечкенә күренеш әзерләде. Көтелмәгән бүләк булып, әниләргә изге теләкләр теләп әфлисунга кунган күбәләкләр буләк ителде.
Бәйрәм концерты күңелле һәм матур узды, һәм әниләр өчен “Әниләр бәйрәменә” иң зур бүләк булды.