ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 469 сабый теркәлде: 245 малай һәм 224 кыз. Иң кечкенә бала 980, ә иң зуры – 4750 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 45 яшь.

18 декабрь көне ГХАТ бүлегендә хезмәт итүче һәрбер кеше өчен һөнәри бәйрәм. Бүгенге якты, әкияти кышкы көндә икеләтә бәйрәм ясап Марсель һәм Алена Адгамовлар матур гаилә корды.

2015 нче елның 18 декабрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының  ЗАГС бүлегендә авыл җирлеге секретарьлары белән 2015 елның 11 айлык йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрелде. Алар кияү һәм кәләш бүлмәсен карадылар, гаилә чараларына багышланган альбомны зур кызыксыну белән карадылар.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле коллегалар!

Һәр ел 18 декабрьдә уздырыла торган профессиональ бәйрәмебез уңаеннан ихлас теләкләремне кабул итегез!

2015 нче елның 17 нче декабрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

Моның өчен ЗАГС бинасында махсус “куб” урнаштырылуы турында хәбәр иткән иде. Анда никахларын теркәргә килүче яшь парлар, аларның якыннары, кунаклар шул “куб”ка акча салып, онкологиядә нинтегүче балаларга ярдәм кулы сузалар. 2015 елның 17 декаберендэ сабыйлар өчен бүләкләр алып, “Нечкәбил” Республика конкурсы призеры Ләйсән Сәмәрханова, “Гольфстрим” төркемендә биюче кызлар килделәр.

ГХАТ хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме алдыннан Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның  23 мәктәп укучысына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

ГХАТ бүлеге оешкан көнгә зур бүләк булып Тукай районында биш йөзенче бала туды. Шундый шатлыклы вакыйга белән Биковлар Илдар һәм Рида уртаклашты. Комсомол поселогында яшәүче бу гаиләдә көтеп алынган кызлары София туды.

  Мамадыш районының Зверосовхоз авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышның ачысын-төчесен татып, барлык авыр тармакларда хезмәт  куйган  тыл ветераны Мельникова Анна Сергей кызы  шушы көннәрдә  90 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте.

     Күпчелек кешедә ГХАТның эше тантаналы рәвештә никахларны теркәү дигән фикер яши, ләкин ГХАТның йөрәге  - архив.

    Казан ГХАТ Идарәсе архивында 3,5 млн гражданлык хәле актлары тупланган. Петр I Указы белән 1722 елда кертелгән метрик китапларда 1917 елга кадәр ул актлар теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International