Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә икеләтә бәйрәм

2015 елның 18 декабре, җомга

18 декабрь көне ГХАТ бүлегендә хезмәт итүче һәрбер кеше өчен һөнәри бәйрәм. Бүгенге якты, әкияти кышкы көндә икеләтә бәйрәм ясап Марсель һәм Алена Адгамовлар матур гаилә корды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина әлеге бәхетле парны олы тормыш юлына озатып хәерле гомер теләде. Шулай ук бу матур парның тарих битендә якты эз калдырып, икеләтә бәйрәм ясап тормыш башлауларын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International