Казанлылар үз балаларына Никон, Капитолина, Аврора, Чингис, Дамиан һәм Изольда исемнәрен бирделәр

2015 елның 18 декабре, җомга

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 469 сабый теркәлде: 245 малай һәм 224 кыз. Иң кечкенә бала 980, ә иң зуры – 4750 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 45 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр: Валерия, Адель, Карим, Эмиль, Самира, Стефания, Рустам Егор. Сирәк очрый торган исемнәр: Никон, Капитолина, Алексия, Ролан, Агния, Аврора, Чингис, Дамиан, Изольда.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 240 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 19 һәм 19 ел, иң олы кияүгә – 69, каләшкә – 59 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International