Хөрмәтле коллегалар!
Һәр ел 18 декабрьдә уздырыла торган профессиональ бәйрәмебез уңаеннан ихлас теләкләремне кабул итегез!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе коллективы исеменнән сезне бәйрәм белән котлыйм һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Эшегездә зур уңышлар, бәхет-шатлык, гаилә иминлеге телим.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы А.Р. Шавалеева