ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

    Озак еллар буе төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт куйган авылдашларын Сабанчино халкы хөрмәт итеп яши. Күптән түгел биредә клуб мөдире Әнисә Гайфетдинова тырышлыгы белән «Сабанчином-гомер бишегем» дигән кичә үткәрелеп, бу куркәм чарага юбилей иялэре чакырылды. Менә алар: «Урал» күмэк хуҗалыгының «Рассвет» бүлекчәсендә склад мөдире булып эшләүче Гафур Зәйнетдинов (55 яшь) һәм ферма мөдире Ренат Гарифуллин (50 яшь), райпо шоферы Нурулла Гайнетдинов (55 яшь), укытучы Рушания Сәфәргалиева (50 яшь), үзләренең  хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган Сания Фәйзуллина (75 яшь) хэм Римма Гариповалар (75 яшь).

Доклад темасы “Гаилә кыйммәтләре һәм йолаларын таныту, шулай ук гаилә җитешсезлекләрен профилактикалау”. Докладта шундый темалар да телгә алынды: традицион чараларны үткәрү һәм яңа хәзерге проектларны таныту. Әлеге доклад тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.

Безнең ЗАГС бүлеге "Для добрых дел от любящих сердец" бик зур акцияда катнашты, яшь парлар һәм кунаклар ярдәмендә 14810 сум акча җыелды. Лейкимимя белән авырган балаларга ярдәм  фондына  тапшырылды.

 


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Менделеевск районында дөньядагы иң кадерле кешеләргә- ӘНИЛӘРГӘ багышланган чаралар дәвам итә.   Бу юлы ата-аналар белән  балаларны   1 нче балалар бакчасының музыка залы җыйды һәм  алып баручылар  чараны шигъри композиция белән ачып җибәрделәр. Гаилә командалары Идел буенда яшәүче халыкларның  мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре белән  таныштырдылар, конкурсларда катнаштылар.

       2015 елның декабрь башында Биектау муниципаль районының Шәпше авыл җирлегендә  Калимуллинар Харис Шаги улы һәм  Кларанын Гайнетдин кызының  алтын туйларын билгеләп уттеләр.  Аларнын барлык гомерләре Шәпше авылы белән бәйле, икеседә “Серп и Молот”колхозында эшләгәннәр, өч кыз тәрбиялэп устергәннәр.

41 парга Казан шәһәре Мэры И. Р. Метшин исеменнән, котлау открыткасы һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Бәйрәмдә район Советы депутаты Н.И.Попкова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе А.Р.Мирьякупова, миграция бүлеге җитәкчесе Г.М.Юрева, авыл җирлеге башлыклары, әти-әниләр катнашты. Яшьләргә котлау сүзләре яңгырады. Бүләкләр тапшырылды.

Һәрбер кеше елга бер тапкыр донҗяга аваз салган көнен-туган көнен билгеләп үтә!

18 декабрь көнне ГХАТ бүлегендә профессиональ бәйрәм ишек кага. Туган көнгә әзерләнгән арада, ГХАТ бүлегендә төрле төсләргә буялган, матур плакат үз урынын алды.

Казан шәһәренең  ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре муниципаль эшчеләре һәм Казан Мэриясенең  хезмәткәрләре өчен корупциягә каршы тору семинарында  катнаштылар.

Шулай ук барысына да  бүләкләр алу булдырмау турында искә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International