Озак еллар буе төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт куйган авылдашларын Сабанчино халкы хөрмәт итеп яши. Күптән түгел биредә клуб мөдире Әнисә Гайфетдинова тырышлыгы белән «Сабанчином-гомер бишегем» дигән кичә үткәрелеп, бу куркәм чарага юбилей иялэре чакырылды. Менә алар: «Урал» күмэк хуҗалыгының «Рассвет» бүлекчәсендә склад мөдире булып эшләүче Гафур Зәйнетдинов (55 яшь) һәм ферма мөдире Ренат Гарифуллин (50 яшь), райпо шоферы Нурулла Гайнетдинов (55 яшь), укытучы Рушания Сәфәргалиева (50 яшь), үзләренең хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган Сания Фәйзуллина (75 яшь) хэм Римма Гариповалар (75 яшь).
Юбилярларны хезмәттәшлэре, туганнары, дуслары тәбрикләде, алар хөрмәтенә дәртле җырлар башкарылды. Бәйрәмне, бик күңелле итеп, шушы авылда туып-үскэн Венера Әхмәтшина алып барды.