Менделеевск районында дөньядагы иң кадерле кешеләргә- ӘНИЛӘРГӘ багышланган чаралар дәвам итә. Бу юлы ата-аналар белән балаларны 1 нче балалар бакчасының музыка залы җыйды һәм алып баручылар чараны шигъри композиция белән ачып җибәрделәр. Гаилә командалары Идел буенда яшәүче халыкларның мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар, конкурсларда катнаштылар.
Жюри хөкеменә руссларның беленнәре, удмуртларның перепечьләре, украинннарның варениклары, татарларның өчпочмаклары һәм марийларның шишаралары тәкъдим ителде, төрле телдә әниләргә багышланган иҗади номерлар башкарылды.
Азакта бышкарылган “Әни, минем белән бергә бул” җыры һәм балалар башкаруында шәмнәр белән башкарылган бию һәркемнең күңеленә хуш килде. Барлык катнашучыларга бүләкләр һәм тәмле призлар тапшырылды.