Җомга көн, бик тыгыз эш графигы булуга карамастан, Алабуга ЗАГС бүлегендә профессиональ бәйрәмне билгеләп үтәргә вакыт табылды. Бу көнне ЗАГС бүлеге котлаулар кабул итте, чәй өстәле артында узганнарны искә төшереп, алдагы бурычларны үтәргә яңа көч җыеп, күңелле итеп бәйрәм тантанасы үткәрделәр.
Актаныш районы ГХАТ бүлегендә бүген тантаналы төстә Теләкәй авылы кызы Ямалова Гөлсия Алгиз кызы хәм Түмерҗә авылы егете Шамсиев Радик Фәнис улының никахы теркәлде. Яшь парны район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева котлады хәм аларның буген аеруча истәлекле көнне язылышуларын ассызыклады.Үзенең котлавында ул районыбызда яшәүче һәр гаиләгә иминлек, гаилә бәхете теләде.
Гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, бик матур итеп, залларны, бинаның тышкы ягын бизәп куйдылар. Яңа ел күренешләре халыкка бәйрәмчә яхшы кәеф тудыра.
Көн буе тантана кичәләре бер-берсен алыштырып торды. Күп балалы ана Зөлфирә Изил кызы Гайнетдиновага Татарстан Республикасы хокумәт бүләге – «Анна даны» медале тапшырылды. 22 пар яшьләр бу көнне үзләренең никахларын теркәделәр. ГХАТ бүлегендә кунаклар булып үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче 11 пар да килгән иде.
Шушы көннәрдә Тәтеш районы ЗАГС бүлегендә быел туган 200 нче баланы теркәделәр. Оксана Пчелинаның “юбилей” малаена Максим исеме бирделәр. Теркәү көненә килгән әбисе һәм олы апасы Регинаның йөзләрендә бәхетле елмаю иде, аларга баланың тууы турындагы таныклыгын тапшырдылар. Әлеге сабый гаиләдә алтынчы бала.
Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар Сараенда Исмагиловлар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрең алтын туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыралга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп Мунир абый белән Таслима апа 50 ел бергә матур, тату иткәннәр.
Питрәчтә 5 гаилә арасында конкурс уздырылды. Җинуче булып Имамиевлар гаиләсе билгеләнде. Һәр гаилә төрле номинациягә лаек булды.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы А.А.Никоноров, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп,8 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиуллинның котлавын укыды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2015 елның 18 декабрендә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве өлкәсендә озак еллар эшләүче ветераннар янында булдылар.
Шушы дүрт хәреф аббревиатурасы артында четрекле көндәлек эш яшерелгән. Бу илебезнең яңа гражданы тууын теркәүдән башлап соңгы язуына кадәр. Әлбәттә, ГХАТ бүлеге белгчеләренә аерым профессиональ һәм кешелеклелек сыйфатлары хас, бу сыйфатлар аларга үзләренең эш бурычын башкарганда ярдәм итә, бу – эшкә тугрылык, кешеләргә җылы мөнәсәбәт, аларны аңлый белү.