ГХАТ хезмәтенең 98 еллыгы уңаеннан Актаныш районы ГХАТ бүлегендә 139 нчы пар тантаналы төстә теркәлде

2015 елның 18 декабре, җомга

Актаныш районы ГХАТ бүлегендә бүген тантаналы төстә Теләкәй авылы кызы Ямалова Гөлсия Алгиз кызы хәм Түмерҗә авылы егете Шамсиев Радик Фәнис улының никахы теркәлде. Яшь парны район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева котлады хәм аларның буген аеруча истәлекле көнне язылышуларын ассызыклады.Үзенең котлавында ул районыбызда яшәүче һәр гаиләгә иминлек, гаилә бәхете теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International