2015 нче елның 17 нче декабрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмә Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсе башлыгы урынбасары – А.И.Галяутдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.
Утырышта түбәндәге сораулар каралды:
- үтәлеш дисципланасы;
- гражданлык хәле актларын теркәү турында статистика хисапларын формалаштыру;
- 2015 нче елның ноябрь ае буенча статистик күрсәткечләр (2014 нче елның ноябре белән чагыштыру);
- 2015 нче елның ноябрь аена гражданлык хәле актларын теркәү буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге;
- 2 экземпляр акт язмасын тикшерү;
- Күпфункцияле үзәк базаларында, сәламәтлек саклау оешмаларында һәм электрон рәвештә ГХАТ дәүләт хезмәтен тәкъдим итү формалары;
- ГХАТ электрон хезмәтләрен тәкъдим итү, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында шәхси кабинетлар белән эш;
- Үлүне вакытында теркәү;
- ГХАТ органнары официаль сайтларында яңалыклар чыгару;
- Гаилә политикасы;
- һәм башка сораулар.
Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы А.Р. Шавалеева барлык ГХАТ органнары хезмәткәрләрен якынлашып килүче профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрикләде.