Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 26 гыйнвар көнне “Яшь гаилә мәктәбе” исемле утыру узды.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 487 сабый теркәлде: 227 малай һәм 260 кыз. Иң кечкенә бала 940, ә иң зуры – 5690 грамм. Иң яшь анага – 16, иң өлкән анага 45 яшь.
Якты дөньяга сабый аваз сала! Әнисе аны кысып күкрәгенә ала! Моннан да артык бәхет була аламы икән? Сабый туу мизгелләре гаиләдә бер, ике, өч тапкыр була, ә менә гаиләне ишәйтеп тугызынчы сабый туса, бу инде бик зур байлык!
27 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Никахлар теркәү залында яңа туган балага тантаналы рәвштә исем кушу йоласы уткәрелде.
2016 елның 28 нче гыйнвар көнендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Рәис улы Метшин Татарстан хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән Кече Җирекле авылында гомер итүче Гребенщикова Елена Кирилл кызын 100 яшьлек юбилее белән котлады.
Иң бәхетле Богатыревлар һәм Камаловлар гаиләләренә төп документ- туу турында таныклык тапшырылды.
Яшь әти-әниләргә һәм аларның нәниләренә ныклы сәламәтлек һәм гаилә җылысы телибез.
Очрашуның төп максаты булып мәктәп программасына кертелгән Гаилә кануннарын ныгыту темасын күз аллау булды.
Сарман районы Яңа Имән авылында яшәүче Вәлиуллина Җәннәт Миннегали кызы 28 гыйнварда үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
29 гыйнварда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә хокук белемнәре мәктәбенең чираттагы дәресе уздырылды. “Гаилә тормышы нигезләре” темасана багышланган дәресне ГХАТ бүлеге хезмәткәре А.Ахметова алып барды. 10 сыйныф укучылары белән очрашуда никах һәм гаилә темасына әңгәмә алып барылды, балалар ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, архив белән танышты.
Һәркайсыбыз өчен тормышта иң мөһиме – гаиләдә тынычлык, татулык булу. Бары шул очракта гына без үзебезне бәхетле сизәбез, теләсә нинди үрәрне дә яулый алабыз.