Биектау районында «Гаилә бергә – донья ямьле!” дип аталган конкурслар уздырыла. Аларның максаты – якын кекшеләрне тагын да ныграк берләштерү, талантларны ачу

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Һәркайсыбыз өчен тормышта иң мөһиме – гаиләдә тынычлык, татулык булу. Бары шул очракта гына без үзебезне бәхетле сизәбез, теләсә нинди үрәрне дә яулый алабыз. Кышкы кичләрнең берсендә Биектауның 3 нче мәктәбендәге зал халык белән шыгрым тулды: тамашачылар дуслары, танышлары, туганнары, сыйныфташларына көч биреп, рухландырып торырга җыелдылар. Конкурста катнашучы Грачевлар, Бичаринар, Ибраһимовлар, Аржеуховлар, Хәйретдиновлар, Агеевлар һәм  Шакировлар ничек гаилә корулары, ирешкән казанышлары һәм кызыксынулары турында мавыгып сөйләгәннәрен онытылып тыңладылар.

     Аларнын барысына да иәтди ярдәм күрсәтүчеләр акчасына алынган бүләкләр һәм Грамоталар тапшырылды. Конкурста Калинино авылыннан 5 балалы Агеевлар гаиләсе җинде. – Без конкурста бик тә кызыксынып катнаштык, - диде Елена Агеева. – Ул гадәткә кереп китсен иде. Үсеп килүче буын өчен бу гаять мөһим, чөнки гаилә – һәрберебез өчен дә тормышта төп терәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International