Тугызынчы кат “бәхет” гаиләгә ишек шакый

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Якты дөньяга сабый аваз сала! Әнисе аны кысып күкрәгенә ала! Моннан да артык бәхет була аламы икән? Сабый туу мизгелләре гаиләдә бер, ике, өч тапкыр була, ә менә гаиләне ишәйтеп тугызынчы сабый туса, бу инде бик зур байлык!

Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә Саймахмедовлар гаиләсен әнә шундый бәхет биләп ала ел башыннан. Нәни кызчыкка Сора дигән матур исем кушалар. Тәүге тапкыр Сора 2016 елның 15 гыйнвар көнендә доньяга килә.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе бәхетле әти-әнигә тантаналы рәвештә сабыйнын тәүге дәүләт документын – туу турында таныклык тапшыра.

Сабый тууын өзелеп көткән һәр гаиләгә дә мондый бзхет телибез! Сау-сәламәт сабыйлар – ныклы һәм ышанычлы киләчәгебезгә ышаныч!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International