27 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Никахлар теркәү залында яңа туган балага тантаналы рәвштә исем кушу йоласы уткәрелде.
Кристина һәм Эдуард Гребешковлар гаиләсенә Яна ел 6 гыйнвар иртәсендә кыз бала бүләк итте. Аңа Арина дип исем куштылар. Арина – грек теленнән алынган, “тынычлык” мәгънәсен аңлата.
Рамилә һәм Альберт Шәкуровлар гаиләсе дә 15 гыйнвар көнендә Ясминә исемле кыз бала белән тулыланды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Гребешков һәм Шакуровлар гаиләсенә тантаналы рәвештә кызларның иң беренче мөһим документларын – туу турында таныклыкларын тапшырдылар. Кечкенә кызларның әти-әниләре, әби-бабалары, туганнары каршында Арина һәм Ясминәне Рәсәй Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары дип белдерделәр.
Чара вакытында гаилә җылысы, дустанә мөнәсәбәт, үзара мәхәббәт хөкем сөрде. Аларның барысына да Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе башлыгы исеменнән бәхетле гаилә тормышы, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләделәр.