Түбән Кама муниципаль районының Кече Җирекле авылында гомер итүчесе 100-еллык юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

2016 елның 28 нче гыйнвар көнендә  Түбән Кама муниципаль районы  башлыгы Айдар Рәис улы Метшин  Татарстан хөкүмәте һәм шәхсән  үз исеменнән  Кече Җирекле авылында гомер итүче Гребенщикова Елена Кирилл кызын 100 яшьлек юбилее белән котлады.

Ул аңа корычтай нык сәламәтлек теләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путин исеменнән котлау җиткерде.

100 яшьлек әбине Каенлы  авыл җирлеге башлыгы Фәнис  Набиуллин һәм Каенлы авыл Советы депутаты Федор Назаров та тәбрикләде.

Гребенщикова Елена Кирилл кызы үзенең зур  гаиләсенең – әйдәп баручысы, гаилә башлыгы. Ул 9 бала әнисе. Ә бүгенге көндә үзенең балаларына, 7 оныгына, 17 оныкчыгына үрнәк әни, әби һәм дәү әни булып утыра.

Зур, тату гаилә бүген бергә җыелып туган көне белән котладылар. Аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр көнне үзенең исәнлеге, яшәве белән сөендереп торуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International