Вәлиуллина Җәннәт Миннегали кызының 90-яшьлек юбилее

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Сарман районы Яңа Имән авылында яшәүче Вәлиуллина Җәннәт Миннегали кызы 28 гыйнварда үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Елмаеп торучы, гөрләп сөйләшеп утыручы әбигә бу яшьне бөтенләй бирерлек түгел.

 Тыл һәм хезмәт ветераны Җәннәт апа Яңа Имән авылында туа.  Яшьлек чоры дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Ул үзенең тормыш һәм хезмәт юлын туган авылына багышлый. Авылдашы, сугыш ветераны Әсәдулла абый  белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр.

Хәзерге вакытта Җәннәт апа 5 баласының, кияү-киленнәренең, 38 оныгының, 9 оныкчыгының җылысын тоеп яши.

Аны гомер  бәйрәме белән район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары тәбрикләделәр. Җәннәт апага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, район башлыгының истәлекле бүләге тапшырылды.  Җәннәт апага ныклы сәламәтлек, балаларының игелеген күреп яшәвен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International