ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

Өйләнешергә гариза бирергә җыенучыларга берничә киңәшебез бар. Аеруча чит ил гражданнарына кагыла. 2015 елда 12495 никах теркәлде, шуның 5% чит ил гражданнары белән, Үзбәкстан һәм Төркия гражданнары иң күбе. Әзербайджан, Украина, Таджикистан, Германия, Великобритания, Израиль һ.б. гражданнары шулай ук популяр.

 15.04.2016 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кысаларында  Кайбыч районы булдыру турында указны имзалауга 25 ел тулу уңаеннан уздырылучы бәйрәм чараларында катнашты. Төп бәйрәм Олы Кайбычның мәдәният йортында үтте. 

Сарман районы Балтамак авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышы ветераны Исламов Таһир Ислам улы 15 апрель көнне  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбилярны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары җыелган иде. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.

Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Миннезүйтүнә апа Фазлыевага 90 яшь тулды. 40 ел колхозчы булып эшләгән Миннезәйтүнә апа үзен бик бәхетле кеше дип саный, чөнки 5 баласы, 11 оныгы, 22 оныкчыгы кадер-хөрмәтендә яши. Олы яшьтә булуына карамастан зиреклеген саклаган әби, кунакларга А.С.Пушкинның шигырен сөйләп бирде.

       15-нче апрельда Яр Чаллы шәһәрендә Эдуард Кунц концерт бирдә. Мәскәү дәүләт филармония солисты Берлинның филармониясе, Лондонның "Уигмор-холл", Парижның Луврында һәм Барселонаның "Винтертур" концерт мәйданнарында чыгыш ясаган күренекле пианист. Хәзер аны  Чаллы тамашачыларыда күрә алдылар.

15 апрель көнне Чирмешән мәдәният йортында Чирмешән һәм Багыш узешчәннәре катнашында Р. Батулланың "Кичер мине, әнкәй!" спектакле сәхнәгә куелды. Төп рольләрдә җирлекнең секретаре башкарды. Спектакль бик уңышлы килеп чыкты. Үзешчән артистларның чыгышы тамашачыларны көлдерде дә, уйландырды да, елатты да. Тамашачылардан бары тик мактау, хуплау сүзләре генә ишеттек. Гомумән һәр артист үз ролен тулысынча ачып бирде.

15 апрельдә Апас районы Кече Болгаер авылында гомер итүче Фәйзуллина Миннероза әбигә 90 яшь тулды. Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы, агрофирма вәкиле дә изге теләкләрен җиткерделәр. Балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары да тәбрикләделәр.

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасы VI утырышын уздырды. Иң элек җәмәгать палатасы җитәкчесе урынбасарлары сайланды. Моңа кадәр әлеге эшне башкаручылар гаиләле булу һәм башка вазыйфага күчү сәбәпле, рәис урынбасары булудан баш тартырга мәҗбүр булган.

15 апрельдә Баулы ГХАТ бүлегендә Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе старт алды. Совет халкының җиңүен символлаштырган, сугыш ветераннарына, һәлак булганнарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен чагылдырган Георгий тасмасы ГХАТ бүлегендә һәр яшь парга, туй юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләргә һәм паспорт алганда  яшьүсмерләргә тапшырылачак.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада яңа хезмәт күрсәтү популярлыгы үсеш ала –  никахлашу өчен электрон гаризалар бирү. Ул ГХАТ бүлегенә бармау һәм шәхси имзалау белән кәгазь гариза экземплярның кирәклеген тыя. Бу төрле шәһәрләрдә,илләрдә яши торган гражданнарга өстенлек булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International