Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Миннезәйтүнә апага 90 яшь тулды

2016 елның 15 апреле, җомга

Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Миннезүйтүнә апа Фазлыевага 90 яшь тулды. 40 ел колхозчы булып эшләгән Миннезәйтүнә апа үзен бик бәхетле кеше дип саный, чөнки 5 баласы, 11 оныгы, 22 оныкчыгы кадер-хөрмәтендә яши. Олы яшьтә булуына карамастан зиреклеген саклаган әби, кунакларга А.С.Пушкинның шигырен сөйләп бирде.

 Юбилярны Баулы шәһәре башкарама комитеты җитәкчесе Р.Шарипов котлады, Россия Президенты котлау хаты һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International