Сарман районы Балтамак авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышы ветераны Исламов Таһир Ислам улы 15 апрель көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбилярны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары җыелган иде. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.
Таһир ага тормыш иптәше Мөзәккирә апа белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар, оныкчыклар куанычы белән яшиләр. Аларга ныклы сәламәтлек, якыннарының игелеген күреп тигез гомер итүләрен телибез.