ГХАТ хезмәткәрләре өчен кызу вакыт – җәй җитә

2016 елның 15 апреле, җомга

Өйләнешергә гариза бирергә җыенучыларга берничә киңәшебез бар. Аеруча чит ил гражданнарына кагыла. 2015 елда 12495 никах теркәлде, шуның 5% чит ил гражданнары белән, Үзбәкстан һәм Төркия гражданнары иң күбе. Әзербайджан, Украина, Таджикистан, Германия, Великобритания, Израиль һ.б. гражданнары шулай ук популяр. Россия федерациясе территориясендә никахлашу өчен чит ил гражданы түбәндәге документларны әзерләп, ГХАТ органына алып килә:

  •  
  • Гаилә хәле турында документ, ягъни гражданинның теркәлгән никахта тормавы турында; бу документның срогы 3-6 ай;
  • Гражданин башка никахта торган очракта, аның туктавы (аерылышу яки үлем турында мәгълүмәти документ).

Бу документларның кайбер ил гражданнары өчен легальләштерелүе мәҗбүри. Бу документлар рус теленә тәрҗемә ителергә, тәрҗемә нотариус тарафыннан расланырга тиеш. Төрле илләрдә мондый документларны бирү төрле формада була, шуңа күрә документларны җыя башлаганчы башта ГХАТ Идарәсенә консультациягә килергә киңәш итәбез. Болардан тыш чит ил гражданины Россия территориясендә легаль рәвештә яшәве турында документлар (виза, миграционная карта, яшәгән адресында регистрация) күрсәтергә тиеш. СНГ илләреннән тыш башка чит илдә яшәгән чит ил гражданнары рус телендә сөйләшә икән, рус телен белүе турында документны (Россиядә белем алу турында диплом, рус телен өйрәнү курсларын үтү турында һ.б.) күрсәтә. Рус телен белмәгән очракта, язылышу турында гариза нотариус аркылы бирелә (гаризаны тәрҗемәче тәрҗемә итә, аның һәм гражданинның имзаларын нотариус раслый). Гариза никахлашуга кадәр 1 ай алдан кабул ителә. Специалистка язылу, хөкүмәт хезмәт күрсәтү порталы аша мөмкин. РФ Налог кодексы нигезендә пошлина 350 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International