ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасы VI утырышын уздырды. Иң элек җәмәгать палатасы җитәкчесе урынбасарлары сайланды. Моңа кадәр әлеге эшне башкаручылар гаиләле булу һәм башка вазыйфага күчү сәбәпле, рәис урынбасары булудан баш тартырга мәҗбүр булган.
Чараның төп мәсьәләләренең берсе буларак, яшь гаилә институтын ныгыту проблемасы каралды. Бу уңайдан биредә чыгыш ясаган ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Әхмәтҗанов хәбәр иткәнчә, Татарстанда 90 меңләп гаилә исәпләнә. Шулай ук гражданлык никахы белән яшәүче 100 мең тирәсе гаилә бар. Чынлыкта, төгәл саннар билгеле түгел һәм әлеге мәгълүматлар Бөтенроссия халык исәбен алу барышында алынган.
Татарстанның һәр өченче гаиләсен яшь дип атарга мөмкин, әлеге категориягә 16 яшьтән 39 яшькә кадәр булган гаиләле кешеләр керә. “Соңгы елларда гаилә кору яше арырак “күчте”: 10 ел элек кызларның күпчелеге 25 яшькә кадәр кияүгә чыкса, хәзер андыйлар саны 41 процент кына, ир-егетләрдә дә шундый динамика күзәтелә”, - диде ул.
Аеырылушыларга килгәндә, республикада 13,4 мең гаилә таркалган. 2014 ел белән чагыштырганда, бу сан 11 процентка кимегән һәм 1 мең яңа гаиләгә 423 таркалган гаилә туры килә. Татарстанда гаилә корган парлар 30,5 мең булган. “Тик бу саннар безне дә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да канәгатьләндерми. Шуңа да ул аерылышу процессын катлауландырырга тәкъдим итте”, - диде ЗАГС хезмәткәре.
Утырышта катнашкан Нурлат районы вәкиле искәрткәнчә, ир белән хатынны күп очракта ЗАГС түгел, ә җәмәгать һәм район судьялары рәсми рәвештә аера. Нурлат районында быел 3 айда 42 яңа гаилә барлыкка килгән, шул кадәр үк таркалган...
Чыгышларны тыңлаганнан соң, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасында гаилә мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган эшче төркем булдыру турында карар кабул ителде.
Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова бу уңайдан: “Иң элек яшь гаилә терминын төгәлләштерергә кирәк. Чөнки 70 яшьтә гилә коручыларның да никахлары яшь була, шуңа да моны тәгаенләү мөһим”, - диде һәм студентлар, предприятиеләрдә эшләүче яшьләр арасында гаилә проблемалары белән шөгыльләнүче оешма булдырырга кирәклеген ассызыклады.
Моннан тыш, утырышта “Бөек Ватан сугышы тарихы буенча Бөтенроссия тесты” акциясен үткәрү, Россия парламентализмы оешуга 110 ел тулуга багышланган парламент дебатларын үткәрү, федераль дәрәҗәдә уздырыла торган форумнарда катнашу кебек мәсьәләр дә күтәрелде.
Бөек Ватан сугышы темасына тестны узган ел да үткәргән булганнар һәм әлеге чара бөтен Россия буенча уздырылган һәм анда 80 меңнән артык кеше катнашкан. Быел мондый тарих тестында белемнәрне 23 апрель көнне тикшереп карарга мөмкин. Аны онлайн рәвештә дә узарга була. Моның өчен кдгр.рф сайтына керү дә җитә. Тест “Каждый день горжусь Россией” акциясе кысаларында үткәрелә.
Римма Ратникова: “Сез монда бик күп мәсьәләләрне карадыгыз. Мин үзем өчен дә бик күп мәълүмат алдым. Тик утырышта төгәл мәсьәләләрне карау кирәк. Яшьләр җәмәгать палатасы уставында күрсәтелгәнчә, сез закон проектларын эшләргә, яшьләр сәясәте өлкәсендә экспертлар булырга тиеш”, - диде ул.
Яшьләр җәмәгать палатасы эшен активлаштыру өчен ул социаль челтәрләрдә төркемнәр булдырып, аралашуны җиңеләйтергә киңәш итте.