15.04.2016 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Кайбыч районы булдыру турында указны имзалауга 25 ел тулу уңаеннан уздырылучы бәйрәм чараларында катнашты. Төп бәйрәм Олы Кайбычның мәдәният йортында үтте.
Чара район тарихы һәм истәлекле вакыйгаларны чагылдыручы театраль тамаша формасында узды.
"Кайбыч районы бүген - алдынгылар арасында. Республика ярдәме биредә нәтиҗәле файдаланыла. Сезнең район - иң перспектив һәм аткив үсеп килүче районнарның берсе. Аның тарихы - Татарстанның яңа тарихы ул. Мин аның алга таба да чәчәк атуын телим", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Кайбыч районының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллинага “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре “дигән мактаулы исем бирелде.