Түбән Каманың яшь парлары өчен электрон гаризалар кабул ителә

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Камада яңа хезмәт күрсәтү популярлыгы үсеш ала –  никахлашу өчен электрон гаризалар бирү. Ул ГХАТ бүлегенә бармау һәм шәхси имзалау белән кәгазь гариза экземплярның кирәклеген тыя. Бу төрле шәһәрләрдә,илләрдә яши торган гражданнарга өстенлек булып тора.

Әлеге электрон хезмәте белән файдалану өчен, мөрәҗәгать итүчеләрнең икесе дә uslugi.tatarstan.ru. Бердәм Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында теркәлергә тиеш.

Гариза булачак ир белән хатынның гади электрон имза белән билгеләнә. Гади электрон имзаны алу өчен, РФ (ЕСИА) Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк, анда мөһим булган мәгълүматны сайлап, автоматик рәвештә Пенсия Фонды һәм Федераль Миграция Хезмәте базасында тикшерүне көтәргә кирәк булачак.

Рәсәй Федерациясе порталында билгеләнгән логин һәм пароль гади электрон имза булчак.

Яңа хезмәтләр кертү белән, Түбән Камада барлыгы 104 гариза бирелгән, димәк, кияү һәм кәләш ГХАТ Идарәсенә тантана көнендә генә киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International