ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 21 апрель көнендә, “Язның игелек атнасы” акциясе кысаларында, Балык Бистәсе районының Туган як музеенда яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында 10 балигъ булмаган яшьләргә дәүләт документы тапшырылды. Һәрбер дәүләт гражданы өчен бу - мөһим вакыйга, чөнки паспортлы булу илебез алдында булган бурычларны тугъры үтәү дигән сүз.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

2016 елның 21 апрелендә «Изгелек эшләре көнендә» ГХАТ Идарәсе белгечләре Түбән Кама Балалар йортында тәрбияләнүче кызлар өчен  вак-төяк ясау буенча мастер-класс оештырдылар.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 нче елның 21 апрелендә 24 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч Е.Л.Шуралева, паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина,  Үзәк УФМС  бүлегенең белгеч-эксперт һәм Автозавод УФМС бүлегенең инспекторы  катнаштылар.

2016 елның 21 апрель көнендә Кама Тамагы муниципаль районы Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитетында исем куштыру тантанасы үтте. Бәйрәмнең төп кунагы - Гаранин Архип Александр улы, 2016 ел 15 апрельдә туган. Архип Гараниннар гаиләсендә 3 нче бала булып дөньяга килә.

Тукай районы ГХАТ бүлеге “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында узган "Бергә булганда без күбрәк булдырабыз!” дигән иҗат фестивалендә катнашты. Мөмкинлекләре чикле балаларның  бәхетле елмаюы – кылган гамәл өчен иң зур бүләк.

21 апрель көнне Питрәч мәдәният йортында авыл җирлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Барлык хезмәткәрләрне район башлыгы Эдуард Дияров котлады. Иң яхшы эшчеләрне бүләкләделәр.

"Язгы игелек атнасы " акциясенең үткәрү кысаларында, 21 апрель көнне  туган якны өйрәнү музеенда, Баулы ГХАТ бүлеге специалистлары яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында катнаштылар.

Кешеләрнең 85-90 яшьләргә кадәр гаҗәп дәрәҗәдә актив, тулы тормыш белән яшәүләре турында байтак мисаллар бар. Тигез гаилә тормышы белән яшәүчеләрнең гомере озынрак булуы билгеле. Буйдаклар арасында озын гомерлеләр очрамый икән.

Иннополис шəһəренə, кешелəр төрле шəһəрлəрдəн җыелган һəм кайберлəре үзлəренең мəхəббəтлəрен очраткан.     Бүген  муниципаль казна оешмасының «Иннополис шəһəренең башкарма комитетында» беренче өйлəнешүчелəрне теркəделəр!

ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә көнен Баталов исемендәге Драма театрында билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International