Югары Ослан муниципаль районы Иннополис шəһəрендə беренче өйлəнешүчелəрне теркəделəр

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Иннополис шəһəренə, кешелəр төрле шəһəрлəрдəн җыелган һəм кайберлəре үзлəренең мəхəббəтлəрен очраткан.     Бүген  муниципаль казна оешмасының «Иннополис шəһəренең башкарма комитетында» беренче өйлəнешүчелəрне теркəделəр! Илья Шимчик, Университет лабораториясендə өлкəн инженер-тикшеренүче, ə Эльмира Халитова Университетта халыкара –хезмәттәшлек буенча директор. Алар моннан 3 ел элек Иннополис шəһəренə килгəч  танышканнар. Бүген алар законлы ир белəн хатын булдылар.

Бу парларны, Иннополис мэре – Егор Иванов беренче акт язмасы  белəн теркəде, шəһəр халкы бу көнне озак вакыт ислəрендə тотарлар. Бу тантаналы  вакыйкага Университеттагы  барча халык җыелды. Хезмəттəшлəре бу парларга  саулык, сəламəтлек  телəделəр һəм каты итеп гореф-гадəт буенча «Әче!»  дип кычкырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International