"Язгы игелек атнасы " акциясенең үткәрү кысаларында, 21 апрель көнне туган якны өйрәнү музеенда, Баулы ГХАТ бүлеге специалистлары яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында катнаштылар.
ГХАТ бүлеге специалисты А. Ахметова, Анжела Вавилова һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсенең уртак хәйрия акциясе турында сөйләде. Чакырылган кунаклар Балалар хосписы үсеше тарихы турында бик кызыксынып тыңладылар. Чарада катнашучылар хәйрия акциясенә битараф калмадылар һәм актив ярдәм иттеләр.