Кешеләрнең 85-90 яшьләргә кадәр гаҗәп дәрәҗәдә актив, тулы тормыш белән яшәүләре турында байтак мисаллар бар. Тигез гаилә тормышы белән яшәүчеләрнең гомере озынрак булуы билгеле. Буйдаклар арасында озын гомерлеләр очрамый икән.
Ике кешенең бер-беренә булган хисләре дә, характерлары да гомер юлында күп сынауларны кичерә. Чөнки һәрберебез төрле гаиләдән. Бәхетлеләр гаиләнең яңасын бергә-бергә, уйлап кора.
20 апрельдә Казан ЗАГС Идарәсендә медиация буенча чираттагы очрашу булды. Монда 6 яшь пар катнашты, 5 пар аерылышырга уйлаган, ә 1 пар, гаҗәп, язылышырга гариза бирергә килгән булган. 6 пар да медиатор белән кабат очрашу турында килештеләр.
Исегезгә төшерәбез, “Гаиләне саклыйк” проекты кысасында психолог – медиатор белән очрашулар һәр атнаның чәршәмбесендә Казан ЗАГС Идарәсендә һәм Идел буе районы ЗАГС бүлегендә үтә. Алдан язылу 222-90-83 (тон режим 4) һәм 268-38-77 телефоннары буенча.